Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда социаль объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының күп өлеше үтәлгән.
Татарстанда сайлау бюллетеньнәренең 100% эшкәртелгән. Татарстан Республикасы Рәисе өчен тавыш бирүдә 2 230 248 сайлаучы, ягъни төбәк сайлаучыларының гомуми саныннан 75,85% катнашкан.
Аграрийлар 4 миллион 267 мең тонна уңыш җыеп алды.
Көндезге чыгарылыш
Казанда узачак алтынчы Диджатал Веек Халыкара форумына фәнни җыентык басылган. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов әйтте. Җыентыкта Россия һәм чит ил галимнәренең 371 фәнни мәкаләсе урын алган.
Республика игенчеләре 4 миллион 270 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды. Барлык мәйданның 90 процентында игеннәр суктырылган. Уртача уңыш- һәр гектардан 38, 4 центнер.
Татарстан делегациясе «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә катнашу өчен Ставропольгә юл тотты. Делегация 14 һөнәри белем бирү оешмасыннан 75 кешедән тора.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе штабы утырышын уздырды. Анда «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре, профильле программалар буенча касса үтәлеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында республика Рәисен сайлау нәтиҗәләре расланды. Тавыш бирү йомгаклары нигезендә, сайлауларда 2 миллионга якын, 88,09 процент тавыш җыеп, Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе, “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов җиңде. Бу турыдагы беркетмәне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре имзалаган.
«ЛУКОЙЛ» АҖ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2030 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ике арада төбәк территориясендә чимал базасын үзләштерү, ятмаларны эшкәртү, нефть һәм газны транспортировкалау, җитештерү белән идарә итү структурасын камилләштерү буенча озак вакытка исәпләнгән программаларны үстерү турында килешенде.
Мәскәүдә VIII чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылды. Утырышта видео элемтә аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында республика Рәисен сайлау нәтиҗәләре расланды. Тавыш бирү йомгаклары нигезендә, сайлауларда 2 миллионга якын, 88,09 процент тавыш җыеп, Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе, “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов җиңде. Бу турыдагы беркетмәне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре имзалаган.
14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Рәисе итеп сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җомга көнне — 19 сентябрьдә үтәчәк. Шул ук көнне көннең икенче яртысында Татарстан Дәүләт Советының 12нче утырышы була. Анда Татарстан Рәисенең республика Премьер-министрын һәм аның урынбасарларын билгеләү турындагы тәкьдимнәре каралачак.