Иртәнге чыгарылыш
Мәскәүдә VIII чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылды. Утырышта видео элемтә аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында республика Рәисен сайлау нәтиҗәләре расланды. Тавыш бирү йомгаклары нигезендә, сайлауларда 2 миллионга якын, 88,09 процент тавыш җыеп, Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе, “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов җиңде. Бу турыдагы беркетмәне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре имзалаган.
14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Рәисе итеп сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җомга көнне — 19 сентябрьдә үтәчәк. Шул ук көнне көннең икенче яртысында Татарстан Дәүләт Советының 12нче утырышы була. Анда Татарстан Рәисенең республика Премьер-министрын һәм аның урынбасарларын билгеләү турындагы тәкьдимнәре каралачак.
Көндезге чыгарылыш
“Казан – Экспо” күргәзмәләр үзәгендә алтынчы Диджатал Веек Халыкара форумы ачылды. Анда дөньяның 74 иленнән вәкилләр катнаша. Форумның күргәзмәсе дә масштаблы: ике павильонда 286 компания IT өлкәсендәге казанышларны тәкъдим итә.
Россиядә бердәм федераль телеграм-чатта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары тәүлек буе профессиональ психологлардан бушлай ярдәм алырга мөмкин. Чатта 10 төбәктән, шул исәптән Татарстаннан да 75 тәҗрибәле белгеч эшли.
Быелның сигез аенда Татарстанда 1 млн 253 мең тонна сөт җитештерелгән – бу узган елның шушы чорына караганда 6% ка күбрәк. Бер сыердан уртача савым 5 мең 936 килограммга җитте, узган елгы күрсәткеч 7% ка арткан.
Кичке чыгарылышлар
“Казан – Экспо” күргәзмәләр үзәгендә алтынчы Диджатал Веек Халыкара форумы ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Форумда дөньяның 75 иленнән вәкилләр катнаша. Форумның күргәзмәсе дә масштаблы: ике павильонда 286 компания IT өлкәсендәге казанышларны тәкъдим итә.
Россиядә бердәм федераль телеграм-чатта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары тәүлек буе профессиональ психологлардан бушлай ярдәм алырга мөмкин. Чатта 10 төбәктән, шул исәптән Татарстаннан да 75 тәҗрибәле белгеч эшли.
Быелның сигез аенда Татарстанда 1 млн 253 мең тонна сөт җитештерелгән – бу узган елның шушы чорына караганда 6% ка күбрәк. Бер сыердан уртача савым 5 мең 936 килограммга җитте, узган елгы күрсәткеч 7% ка арткан.
“Казан – Экспо” күргәзмәләр үзәгендә алтынчы Kazan Digital Week Халыкара форумы ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Форумда дөньяның 75 иленнән вәкилләр катнаша. Форумның күргәзмәсе дә масштаблы: ике павильонда 286 компания IT өлкәсендәге казанышларны тәкъдим итә.
Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе итеп сайлануы белән котлады.
MAX платформасының ло кулланучылары 35 млн кешедән артып киткән, дип белдерде VK җитәкчесе Владимир Кириенко Kazan Digital Week форумында. Сервис төрле яшь категорияләре арасында популярлык казана. MAX Бета-версиясе 2025 елның мартында эшли башлаган иде. Кушымта хәбәрләр алмашырга, шалтыратырга, тавыш язмаларын җибәрергә һәм 4 Гб га кадәр күләмле файлларны җибәрергә мөмкинлек бирә.










