Иртәнге чыгарылыш
“Казан – Экспо” күргәзмәләр үзәгендә алтынчы Kazan Digital Week Халыкара форумы ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Форумда дөньяның 75 иленнән вәкилләр катнаша. Форумның күргәзмәсе дә масштаблы: ике павильонда 286 компания IT өлкәсендәге казанышларны тәкъдим итә.
Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе итеп сайлануы белән котлады.
MAX платформасының ло кулланучылары 35 млн кешедән артып киткән, дип белдерде VK җитәкчесе Владимир Кириенко Kazan Digital Week форумында. Сервис төрле яшь категорияләре арасында популярлык казана. MAX Бета-версиясе 2025 елның мартында эшли башлаган иде. Кушымта хәбәрләр алмашырга, шалтыратырга, тавыш язмаларын җибәрергә һәм 4 Гб га кадәр күләмле файлларны җибәрергә мөмкинлек бирә.
Көндезге чыгарылыш
“Казан – Экспо” күргәзмәләр үзәгендә алтынчы Kazan Digital Wиk Халыкара форумы эшен дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум мәйданчыгында «Бифорком Тек» һәм «Неорос» җәмгыятьләре директорлар советы рәисе Олег Ларионов белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Kazan Digital Week Халыкара форумынада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тармак һәм төбәк фәне белән идарә итү коралы буларак , «Фән» цифрлы платформасы» дигән панель дискуссияне үткәрде.
Республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге делегация Малайзиядәге Халыкара хәләл ашамлыклар күргәзмәсендә булды. Анда азык-төлек продуктлары, фармацевтика, медицина җиһазлары, косметика, шулай ук мөселман туризмы, Ислам финанслары тәкъдим ителгән.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына килде. Ул Истанбулда берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Буравовка Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә катнашты. Аерым алганда, ул «Технофест»та катнашучы компанияләрнең стендларын карады.
Бүген Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 100 еллыгы Арчада зурлап билгеләп үтелә. Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, күренекле мәдәният — сәнгать эшлеклеләре әдипнең каберенә чәчәкләр салды.