Иртәнге чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә катнашты. Аерым алганда, ул «Технофест»та катнашучы компанияләрнең стендларын карады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Кадҗир белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестиваленә чакыруы өчен рәхмәт белдерде.
Гамәлдәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңадан республика Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы бүген сәгать унда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Исегезгә төшерәбез, үткән якшәмбе көнне Бердәм тавыш бирү көнендә Рөстәм Миңнеханов сайлауларның 88 проценттан артык тавышын җыйган иде.
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында гамәлдәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңадан республика Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы узды. Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасында федераль үзәк вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, республика Рәисе хакимияте вәкилләре, башка кунаклар катнашты.
«Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә быел Россия төбәкләре 1 мең 500дән артык яңа автобус һәм трамвай алачак. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенкытай халык вәкилләре Җыенының Даими комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуа белән очрашты. Башта кунак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карады, тетар залларын, заманча бизәкләрне югары бәяләде.