Иртәнге чыгарылыш
Малайзиянең Югары Хакиме Галиҗәнап Солтан Ибраһим Татарстанның Спас районындагы Болгар шәһәрендә булды. Мөхтәрәм кунакны ипи-тоз һәм татар милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатуында кунак Болгарны карады, музейда булды, аның тарихы һәм биредә урнашкан истәлекле урыннары белән танышты.
Бу атнада, 25 сентябрьдә, Татарстан Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын уздыру планлаштырыла.
Бу көннәрдә Казанда «XXI гасыр лидеры» бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсының финалы үткәрелә.
Бүген “Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә динара диалогның роле» исемле халыкара фәнни- гамәли конференция башлана.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыруга кереште һәм төбәкнең мөһим өлкәләре өчен җавап бирүче төп министрларны билгеләде инде.
Казанда масштаблы проектны — уктан ату буенча махсус үзәк төзелешенә старт бирелде. Ул шәһәрнең һәм республиканың спорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим этап булып тора. Стартны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икьтисадый зонасының күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Анда махсус икътисадый зона резидентларының һәм яңа партнерларының проектлары каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 11 млрд сумнан артык, алар 790 эш урыны булдыруны күздә тота.
Казан мэры итеп яңа срокка сайланган Илсур Метшин якындагы биш елга шәһәр үсеше концепциясен тәкъдим итте. «Зур Казан» программасын ул бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә игълан итте.