Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыруга кереште һәм төбәкнең мөһим өлкәләре өчен җавап бирүче төп министрларны билгеләде инде.
Казанда масштаблы проектны — уктан ату буенча махсус үзәк төзелешенә старт бирелде. Ул шәһәрнең һәм республиканың спорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим этап булып тора. Стартны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икьтисадый зонасының күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Анда махсус икътисадый зона резидентларының һәм яңа партнерларының проектлары каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 11 млрд сумнан артык, алар 790 эш урыны булдыруны күздә тота.
Казан мэры итеп яңа срокка сайланган Илсур Метшин якындагы биш елга шәһәр үсеше концепциясен тәкъдим итте. «Зур Казан» программасын ул бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә игълан итте.
Кичке чыгарылыш.
Без үзебезнең һәм чит ил коллегаларыбызның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы белән кызыксынуын күрәбез, ул илебез белән ислам дөньясының очрашу, диалог һәм хезмәттәшлек итү урыны булырга тиеш.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.