Иртәнге чыгарылыш
Без үзебезнең һәм чит ил коллегаларыбызның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы белән кызыксынуын күрәбез, ул илебез белән ислам дөньясының очрашу, диалог һәм хезмәттәшлек итү урыны булырга тиеш.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һөнәр берлекләре хәрәкәтендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне белән котлады
Алексей Песошин БДБ илләрендә дәүләт резервларына идарә итүне гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең консультатив советының ХХІ утырышында катнашты
Киләсе сайлау кампанияләренә әзерләнгәндә Татарстан быелгы сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру тәҗрибәсен кулланачак. Бу хакта журналистлар һәм волонтерлар белән очрашуда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.