Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе республикабызның спорт командаларын чираттагы җиңүләре белән котлады.
Быел республика игенчеләре 4 миллион 628 мең тонна уңыш җыеп алды.
30 сентябрьдә Татарстанда — бөтен илдәге кебек үк, Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган күпсанлы чаралар узачак.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәрендә «Иннопром.Беларусь » күргәзмәсенең пленар сессиясендә катнашты. Утырышта «Яңа технологияләр берлеге: киләчәк сәнәгатен булдыру» дигән тема буенча фикер алыштылар. Сессиядә Россия Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин үзара хезмәттәшлек элемтәләрен үстерү юнәлешләре турында чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскийда Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре аша Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президентыФәритМөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Кубокны яулаулары белән котлап, телеграмма юллады.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кытай Халык Республикасы мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты. Цзянфэн Ду академик Завойский исемендәге быелгы премиягә лаек булды. Рөстәм Миңнеханов аны зур һөнәри казанышлары белән котлады, уңышлар теләде.
Татарстан Фәннәр Академиясендә Завойский исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Быел абруйлы халыкара комиссия премия лауреаты итеп Кытай мәгариф министры урынбасары, профессор Цзянфэня Дуны сайлады.
Татарстан Дәүләт Советында Татарстанның төрле районнарындагы суд участокларын тәкъдим итүче 22 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин таныклыкларны тапшырды һәм яңа судьяларны котлады, аларның суд системасының абруен булдыруда мөһим роль уйнауларын, Татарстан җәмәгать юстициясенең 25 еллыгын билгеләп үтүен белдерде.