Бүгенге тапшыруыбыз — бу көннәрдә республикабызда узучы Өлкәннәр ункөнлегенә багышлана. Кемдер бәлки бу көнне бәйрәм кебек тә кабул итмидер, кайсыберләр үзен өлкәннәр рәтенә керткән өчен үпкәләп тә куя. Ләкин күпчелек өлкәннәребез бу көннәрдә үзләренә булган игътибарлы мөнәсәбәткә бик сөенә: төрле дәрәҗәдәге мәдәни чаралар оештырыла, хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль акцияләр үткәрелә, эш бирүчеләр үз ветераннарына кадер–хөрмәт күрсәтә. Өлкәннәр ункөнлеге – тәҗрибәле, белемле олы буын кешеләренең җәмгыятьтәге ролен бәяләү, аларга рәхмәт әйтү өчен уңайлы форсат булып тора. Безнең дә бүгенге тапшыруда олы хөрмәт сүзләрен җиткерәсебез килә.
 
			








