Иртәнге чыгарылыш.
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росгвардия директоры, Россия Герое, армия генералы Виктор Золотов белән очрашты.
Республикада өлкән яшьтәге кешеләрне бушлай яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру эше оештырылган.
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачыла.
Көндезге чыгарылыш.
«Батырлар » программасының финалына чыккан махсус хәрби операция ветераннары Артем Альмишев һәм Әнвәр Мөхәммәтҗанов Татарстан Рәисе хакимиятендә уңышлы стаж үттеләр. Программада катнашучыларның остазы Республика Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров булды.
Республикада йөз яшь һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар дәвам итә. Азнакай район башлыгы Марсель ШәйдуллинТүбән Якый авылында яшәүче 102 нче яшен түгәрәкләүче педагог — ветеран Таһирә Әсәнованы Өлкәннәр һәм укытучылар көне белән тәбрикләде.
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае ачылды. Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре яңа редакциядәге уставны кабул итәчәкләр. Утырышта Россия Язучылар берлеге белән киләчәктәге элемтәләре, шулай ук берлек идарәсе составын киңәйтү турындагы мәсьәлә дә карала.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын хәзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Аны видео элемтә аша Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков алып барды. Венчур форумын оештыру комитеты рәистәше — Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Татарстан тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар өчен гомуми дәүләт имтиханнарын тапшыруда экспериментка кушылачак. Россия Мәгариф министрлыгында әлеге экспериментныаны 2029 елга кадәр озайтырга һәм катнашучылар санын илнең алты төбәгенә кадәр арттырырга ниятлиләр.
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» дип исемләнгән Россия-Катар интерактив күргәзмәсен ачу тантанасы була.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча «ТЕМП» Глобаль форумы күргәзмәcендә булды. Күргәзмә һәм форум чаралары «Казан Экспо» үзәгендә уза.
Казан Ратушасында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына — 30 ел» дигән күргәзмә ачылды. Аны республиканың архив хезмәте һәм Дәүләт Советының Парламент тарихы музее әзерләде. Күргәзмә Казанда узучы Халыкара юридик форумга атап әзерләнгән.
Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын хәзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Аны видео элемтә аша Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков алып барды. Венчур форумын оештыру комитеты рәистәше — Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.