Иртәнге чыгарылыш.
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росгвардия директоры, Россия Герое, армия генералы Виктор Золотов белән очрашты.
Республикада өлкән яшьтәге кешеләрне бушлай яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру эше оештырылган.
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачыла.
Кичке чыгарылыш.
Белоруссия Россиянең авиатөзелеш программаларында җитди катнашырга ниятли. Россия төбәкләре җитәкчеләре – Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бу юнәлештә тиешле эш алып барыла. Беларусь Президенты Александр Лукашенко хакимияте башлыгы Дмитрий Крутой шулай дип белдерде.
Соңгы өч айда Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 100дән артык кеше һәм аларның гаиләләренә бушлай хокукый ярдәмнән файдаланган. Бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм нигезендә гамәлгә ашырыла.
Республикада авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Шикәр чөгендере 27 мең 300 гектарда, ягьни барлык мәйданның 55 процентында казып алынган. Барлыгы 1 миллион 340 мең тонна татлы тамыр җыелган. Һәр гектардан уртача 475 центнер чимал чыга.