Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында узды (Татарстанның Алабуга районы).
Белоруссия Россиянең авиатөзелеш программаларында җитди катнашырга ниятли. Россия төбәкләре җитәкчеләре – Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бу юнәлештә тиешле эш алып барыла. Беларусь Президенты Александр Лукашенко хакимияте башлыгы Дмитрий Крутой шулай дип белдерде.
Соңгы өч айда Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 100дән артык кеше һәм аларның гаиләләренә бушлай хокукый ярдәмнән файдаланган. Бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм нигезендә гамәлгә ашырыла.
Республикада авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Шикәр чөгендере 27 мең 300 гектарда, ягьни барлык мәйданның 55 процентында казып алынган. Барлыгы 1 миллион 340 мең тонна татлы тамыр җыелган. Һәр гектардан уртача 475 центнер чимал чыга.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе төбәкләре башлыклары -Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе вәкилләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Инновация төбәкләре Ассоциациясе Советы җитәкчесе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видео элемтә аша үткәрде. Кече технология компанияләрен үстерү һәм агымдагы икътисадый проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алышынды.
22 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында IV «Каз өмәсе» этнофестивале узачак. Кунакларны театральләштерелгән тамашалар, традицион каз йолку буенча осталык дәресләре, милли сый-нигьмәтләрдән авыз итү, һөнәрләр ярминкәсе, гаиләләр өчен интерактив мәйданчыклар көтә.
Киләсе шимбәдә, 11 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә күпләп агач утырту оештырылачак. 140 мәйданда 2 миллионнан артык агач утырту күздә тортыла.
Кичке чыгарылышлар
Безнең максат-куркынычсыз җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара Советның 23нче утырышында белдерде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видео элемтә аша Россиянең сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә тармак законнарын камилләштерүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Ростехнадзор» җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты. Яклар төбәктә сәнәгать иминлеген тәэмин итүдщ хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Санкт-Петербургтагы Халыкара газ форумында табигый газда эшләүче яңа КАМАЗ туристик автобусы тәкъдим ителде. Модель “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте инженерлары һәм “Газпром” белгечләре белән берлектә төзелгән, автобус 47 кешене сыйдыра.
Безнең максат-куркынычсыз җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара Советның 23нче утырышында белдерде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видео элемтә аша Россиянең сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә тармак законнарын камилләштерүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте.
Санкт-Петербургтагы Халыкара газ форумында табигый газда эшләүче яңа КАМАЗ туристик автобусы тәкъдим ителде. Модель “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте инженерлары һәм “Газпром” белгечләре белән берлектә төзелгән.
15 ноябрьгә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективларының 7 фестиваленә гариза бирү дәвам итә. Фестиваль берничә этапта узачак: 2025 елның декабренә кадәр төбәкләрдә сайлап алу, 2026 елның гыйнвар-февралендә округ этабы, 2026 елның март-апрель айларында-финал туры.