Татарстанда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Декада кысаларында төрле чаралар үткәрелә, шул исәптән «Гаилә» илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») буенча да. Татарсан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова республикада өлкән буын кешеләрен ничек кайгыртулары турында сөйли.










