Иртәнге чыгарылыш
Безнең максат-куркынычсыз җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара Советның 23нче утырышында белдерде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видео элемтә аша Россиянең сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә тармак законнарын камилләштерүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте.
Санкт-Петербургтагы Халыкара газ форумында табигый газда эшләүче яңа КАМАЗ туристик автобусы тәкъдим ителде. Модель “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте инженерлары һәм “Газпром” белгечләре белән берлектә төзелгән.
15 ноябрьгә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективларының 7 фестиваленә гариза бирү дәвам итә. Фестиваль берничә этапта узачак: 2025 елның декабренә кадәр төбәкләрдә сайлап алу, 2026 елның гыйнвар-февралендә округ этабы, 2026 елның март-апрель айларында-финал туры.
Көндезге чыгарылыш
Казанда “Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы ачылды. Ул эшлекле, мәдәни һәм спорт программаларын берләштерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны котлады.
Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Алгы сызыкка 16 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән азык-төлек һәм медикаментлар, кием-салым, инструментлар, төзелеш материаллары, портатив зарядка җайланмалары, мобиль мунчалар, өч автомобиль тапшырылды.
Татарстанда миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу республика халкының 27,7 процентын тәшкил итә.
Кичке чыгарылышлар
Казанда “Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы ачылды. Ул эшлекле, мәдәни һәм спорт программаларын берләштерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны котлады.
Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта «Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек » форумында күргәзмә ачылды . Күргәзмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карады. Биредә Россиянең зур компанияләре стендлары да урнашкан. Татарстан предприятиеләре казанышларын чагылдырган стенд белән республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырды,