Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада, 17 октябрьдә, җиденче чакырылыш Татарстан парламентының 14нче утырышы була, анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Татарстан башкаласында октябрь уртасыннан елга маршрутлары әкренләп ябыла башлый.
Быел көзге каникул вакытында 23 муниципаль берәмлектә 40 лагерь һәм Кырым Республикасында 1 лагерь эшләячәк.
Казанда «Гәүһәр» проектының дүртенче сезоны башлана.
Кичке чыгарылыш
Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасының чираттагы төзелеш сезоны тәмамланды.
Татарстанда күп балалы гаиләләр яңа мөмкинлеккә ия булды: хәзер алар бушлай җир кишәрлеге белән акчалата түләү арасында икесенең берсен сайлый ала.
2026 елның 20 гыйнварыннан 14 яшьтән кечерәк балалар бары тик чит ил паспорты булган очракта гына Россия чигеннән чыга алачак.










