Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Октябрьский – Урыссу» автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күперне ачу тантанасында катнашты. Видеоэлемтә аша тантанада катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендә Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләре каралды. Күчмә утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Әгерҗедә » Инвестиция маршруты. Әгерҗе станциясе” Россия-Кытай инвестиция үсеш һәм сәүдә хезмәттәшлеге форумы ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән форумда катнашучыларны Республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендә узды. Анда хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Парламентның унбишенче утырышы 29 октябрьгә билгеләнде.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Рубежное шәһәре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде.
Шәһәр инфраструктурасын үстерүгә, белгечләрне җәлеп итүгә, аларны һөнәрләре буенча үз урыннарын табу өчен шартлар тудыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Милли китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңүгә юл» дигән күргәзмә ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы, Ленинград камалышы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәне каһарманлыгы, махсус хәрби операция батырларына багышланган экспозицияләр урын алган.
Кичке чыгарылышлар

Менделеев районыннан 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Йөк составында ике мотоцикл, ике УАЗ һәм “Шевроле Нива” автомобильләре бар.