Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Соңгы ун елда Татарстан һәм Кырымның төбәк товар әйләнеше сизелерлек арткан, хәзер ул 3 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров Кырым хакимияте органнары вазыйфаи затлары өчен стажировка программасын ачканда әйтте.
Чаллы «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт программасы буенча 80 яңа «НЕФАЗ» автобусы алды.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин составында Татарстанның «Тимер» батальоны сугышкан 57 нче мотоукчылар полкына «Гвардиячеләр» дигән мактаулы исемне бирде. Хәзер полк рәсми рәвештә 57 нче гвардияче мотоукчылар полкы дип атала.
Татарстанда сентябрьдә шимбә ярминкәләре башланып киткән иде. Җиде ярминкәдә барлыгы 692 миллион сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары билгеләнгән.
Программага концертлар, лекцияләр, осталык дәресләре, әңгәмәләр, күргәзмәләр, әдәби-күңел ачу акцияләре кергән.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе җитәкчелегенә төбәк халыкларының милли мәдәниятенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул үзенең Max каналында язган.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Президенты йөкләмәләре һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, республикада балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары комплексы әзерләнде.
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары билгеләнгән.
Программага концертлар, лекцияләр, осталык дәресләре, әңгәмәләр, күргәзмәләр, әдәби-күңел ачу акцияләре кергән.
Түбән Новгородта Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советының Идел буе федераль округында күчмә киңәшмәсе узды. Киңәшмәне илнең Куркынычсызлык Советы секретаре Сергей Шойгу уздырды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе, Саратов өлкәсе, Башкортостан Республикасы җитәкчелеге, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан торакны файдалануга тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, ә Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин белдерде.