Иртәнге чыгарылыш
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 6 елда ремонт таләп итә торган йорт яны территорияләренең 80 проценты төзекләндерелгән.
Бүген Инвалидлар декадасы башланды.
Киләсе елда балалары бакчага йөргән гаиләләргә компенсация бирү тәртибе яңартылачак.
Казанда «Гаилә яллары» дигән яңа спорт-сәламәтләндерү проекты эшли башлады.
Кичке чыгарылыш
Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел. Әлеге вакыйга белән партия вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Казан Федераль университетында фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге казанышлар өчен Николай Лобачевский исемендәге премия һәм медаль тапшыру тантанасы узды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тантанада катнашучыларны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләде.
Әлмәттә ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды. 2018 елдан бирле акцияләрдә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 3 меңнән артык балага шатлык һәм өмет бүләк ителде.










