Иртәнге чыгарылыш
Казан Федераль университетында фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге казанышлар өчен Николай Лобачевский исемендәге премия һәм медаль тапшыру тантанасы узды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тантанада катнашучыларны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләде.
Россия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстаны арасында барлык категория паспорт ияләре өчен дә виза таләпләрен бетерү турында хөкүмәтара килешү төзелде. Хәзер бер дәүләт гражданнарына икенче ил территориясенә 90 көнгә кадәр визасыз керергә һәм анда булырга рөхсәт ителә. Моның өчен гамәлдәге чит ил, дипломатик яки хезмәт паспортын күрсәтү кирәк.
Әлмәттә ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды. 2018 елдан бирле акцияләрдә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 3 меңнән артык балага шатлык һәм өмет бүләк ителде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстан Президенты хакимияте җитәкчесе Саида Мирзиеева белән очрашты. Кунак Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевның сәламләү сүзләрен җиткерде. Очрашуда мәдәният, туристлык, икътисад өлкәсендә киләчәк элемтәләр турында фикер алыштылар.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
10 декабрьгә кадәр Татарстанда Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә Республика Юстиция министрлыгы бүген түләүсез юридик консультацияләр оештырды. Ул Казанның Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча сәгать бергә кадәр барачак.
Кичке чыгарылышлар
Казан метроcы икенче линиясенең беренче участогын төзү эшләре дәвам итә. Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, объект 46 процентка әзер. Яңа линия башкаланың Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Игътисам» -«Бердәмлек» медале белән бүләкләде.
Россия аграр югары уку йортлары студентлар отрядларының Бөтенроссия җыены тәмамланды. Анда авыл хуҗалыгы отрядлары эшенә йомгак ясалды. Казанда узган чарада Россиянең 35 төбәгеннән 170 студент отряды вәкилләре һәм аграр уку йортлары хезмәткәрләре катнашты.
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте Генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде. Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы Указны имзалады. Сергей Когогин әлеге дәрәҗәле исемгә дәүләт алдындагы аерым хезмәт казанышлары һәм Ватан машина төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.
10 декабрьгә кадәр Татарстанда Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Республика Юстиция министрлыгы бүген түләүсез юридик консультацияләр оештырды. Гражданнар хезмәт, пенсия хокукын, шулай ук медицина, социаль тәэмин итүне дә кертеп, төрле мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм ала.
Казан метроcы икенче линиясенең беренче участогын төзү эшләре дәвам итә. Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, объект 46 процентка әзер. Яңа линия башкаланың Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.










