Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КамАЗ-мастер» спорт командасы чемпионнары белән очрашты. Бу хакта ул үзенең МАХ каналында язган.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республика югары уку йортлары кампусын булдыру буенча стратегик сессиядә катнашты. Чара Казан илкүләм технология университеты-КАИ базасында уза. Стратегик сессия 100дән артык катнашучыны, шулай ук бөтен илдән сәясәт, икътисад, фән, мәгариф һәм җитештерү өлкәсендәге 40тан артык экспертны берләштерде.
Казан белән Абу-Даби арасында беренче даими авиарейс ачылды. Татарстан башкаласыннан самолет атнасына өч тапкыр — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 13 сәгать 30 минутта оча.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп күрсәткечләрен үтәү буенча алда баручы төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк җитәкчеләре катнашындагы әлеге илкүләм проектка багышланган оператив штаб утырышында әйтте.
Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева төбәк хөкүмәте һәм үз исеменнән Халыкара волонтерлар көне белән котлады.
Түбән Камадан Лисичанский шәһәренә гуманитар йөк төялгән колонна килде. Аны Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев озатып йөрде. Гуманитар йөк составында – инвалидлар өчен кирәкле җиһазлар, коляскалар, балалар киемнәре, җылыткычлар, шулай ук азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, башка әйберләр бар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия юстиция министры Константин Чуйченко һәм Россиянең җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Төбәк дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлек, җинаять-башкарма системасын камилләштерү, матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре каралды.
“Татарстан Республикасы пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге” сәнәгать технопаркы төзеләчәк. Татарстан пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру Федераль программасы буенча 2 миллиард сум алачак.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында Шамил Закиров исемендәге 25нче төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды Гран-при бүләге Балык Бистәсе район мәдәният йорты татар халык театрына тапшырылды.
Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар.