Шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль композиция.
Әдәбиятыбызның күренекле вәкиле, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 125 ел. Шул уңайдан без сезне шагыйрьнең шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.










