«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда булачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» елын тәкъдим итү чарасында хәбәр итте. Республика җитәкчесе шулай ук Казанның масштаблы халыкара вакыйгага әзерләнүе турында сөйләде.
«Күп төрле чаралар оештырылачак. Без аларны киләсе ел башыннан ук үткәрә башлыйбыз. Әмма «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылу датасы «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 14 майга планлаштырыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, күп чаралар планлаштырыла. Алар арасында – «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары форумы, әдәпле һәм этник мода фестивальләре, мәдәни программалар, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестивале, халыкара яшьләр чаралары һәм башка вакыйгалар.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы 2026 елның 14-17 маенда узачак. Быел анда 96 ил вәкиле катнашты. Программага 200дән артык чара кертелгән, алар кысаларында меңләп спикер катнашында 148 сессия узган. Форум нәтиҗәләре буенча 130дан артык килешү имзаланды.










