Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы» сөйләшүе: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас» дигән фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнашты. Союзлар Йортының Колонналар залында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы узды.
2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышы булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы елы”н тәкъдир итүдә катнашты. Анда Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова катнашты, чакырылган кунаклар арасында Ислам дөньясы илләренең дипломатик корпусы, федераль министрлыклар, Халыкара оешмалар вәкилләре бар иде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Бүген Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко закон чыгаручылар советы утырышын уздыралар.
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстан Дәүләт Советы һәм Донецк Республикасы халык советы арасында парламентара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Кузьмин имзалады.