Иртәнге чыгарылыш
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” АҖ генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясе Хезмәт Герое йолдызын тапшырды. Мәскәү Кремленең Екатерина залында узган бүләкләү тантанасында Владимир Путин Сергей Когогинны «Автоспорт легендасы» дип атады.
Казанда «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителә.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Үзәк банк Рәисе Эльвира Нәбиуллина үткәрде. Анда шулай ук Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы Попечительләр советы рәисе. шәех Ибраһим Бен Халиф Ал-Халиф катнашты.
Казанның участок поликлиникалары кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре булган һәм югары температуралы авыруларны карау өчен, 27 һәм 28 декабрьдә өйгә табиб чакыру вакытын кичке сәгать 7гә кадәр озайтачак.
Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителә.
Мәскәүдә Кремльдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы узды. Аны Россия Президенты Владимир Путин үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә – хәзерге актуаль бурычларны исәпкә алып, ил икътисады өчен кадрлар хәзерләү мәсьәләләре иде
Мәскәү Кремлендә Россия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышы алдыннан, «Теләкләр чыршысы» акциясе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тагын өч баланың теләген үтәячәк.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен көчәйтелгән эш режимы кертелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сөйләде.











