Казан мэриясе ярдәме белән “Игелекле Казан” проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган сөйләм осталыгы бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Сәләтле балаларны күреп коллегабыз Эльза Әхмәтҗанова да сокланып кайтты. Безнең махсус репортаж.
Яңа ел алды көннәренә тагы да шатлык өстәп, җиңүчеләр бүләкләү тантанасына җыела.
Узган сөйләү осталыгы бәйгесе җир йөзендә иң кадерле кешеләребез — әниләргә багышланды. Конкурста катнашучы Диләра шигерьләр сөйләргә, җырлар башкарырга ярата. Әнисе Лилия ханым “тормыш буйлап бармыйбыз, чабабыз” ди.
Проект Казан мэриясе ярдәмендә “Игелекле Казан” канаты астында сәләмәтлекләре чикләнгән балалар өчен Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Курамшина тәкъдиме белән махсус оештырылды.
Сер түгел, мондый балалар аеруча ихьтибарга мохтаҗ. Киң күңелле әниләре бөтен көчләрен, күңел җылысын биреп нарасыйларын сәләмәтләндерергә тырыша. Балаларның, әниләренә карата күңелләрендә йорткән рәхмәт сүзләрен барысына да җиткерәсе килә.
Ике ай дәвамында барган бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 121 бала катнашты.
Чыгышларына “яшел кәләм” нигезендә бәя бирелде. Бу кимчеләкләрне күрмичә, бары уңышлы якларга гына ихьтибар итү дигәнне аңлата.
Тамашачы алдында чыгыш ясау күп осталык сорый. Зур артистлар кебек барысы да дулкынлана. Һәр чыгыш ихласлыгы белән аерылып тора. Теләсә нинди киртәләргә каршы торырга сәләтле Ана мәхәббәте темасын балалар тирәннән ачып бирәргә тырыша.
Конкурста Илнур Әкбәров үзе язган хикәя белән катнашты.
Бәйгенең максатлары шулай ук гаилә кыйммәтләренә ихьтибарны юнәлтү, инклюзив иҗади мәйданчыкларны арттыру.
Яңа елда барыбыз да могҗиза көтәбез, балаларның әти-әниләренең иң зур теләге- сабыйларын аякка бастыру. Хыяллар тормышка ашсын!
Эльза Әхмәтҗанова, Илдар Галәүтдинов. Татарстан яңалыклары.










