Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан биш яшьлек Егорның теләген үтәде. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Шулай ук шәһәрдән татлы бүләкләрне малайга Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Буа шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллинның өенә килеп, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Киләсе елның 5 гыйнварында Рәүф Төхфәтуллинга 106 яшь тула.
Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1 миллиард 500 миллион сум акча бүлеп бирелә. Яңа линия Татарстан башкаласының Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданнарын хәрби хезмәткә ел дәвамында чакыру турындагы Указга кул куйды. 2026 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар хәрби хезмәткә чакырыла.
Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты булдырылды. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карары хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ул ел саен 50 яшькә кадәрге һәм кимендә 3 ел эш тәҗрибәсе булган 300 укытучыга яки тәрбиячегә биреләчәк.
5 гыйнвардан Казанда «Бөек Тукай эзләре буйлап » театраль-экскурсия маршруты старт ала. Проект музей экспозицияләрен, шәһәр сәфәрләрен, гастрономияне һәм заманча театр технологияләрен берләштерә. Маршрут Габдулла Тукайның 140 юбилеена багышланган.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче Вафиннар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды. Ун яшьлек Самина велосипед турында хыялланган, ә җиде яшьлек Сабина биергә ярата – ул бүләккә бию келәме сораган.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Ул Казанда, Яшел Үзәндә, Кукмарада һәм Биектау районында яшәүче җиде балага бүләкләр тапшырды.
5 гыйнвардан Казанда «Бөек Тукай эзләре буйлап » театраль-экскурсия маршруты старт ала. Проект музей экспозицияләрен, шәһәр сәфәрләрен, гастрономияне һәм заманча театр технологияләрен берләштерә. Маршрут Габдулла Тукайның 140 юбилеена багышланган.











