Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән, республика экология һәм табигый ресурслар министры итеп, Азат Илдус улы Җиһаншин билгеләнде.
Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Татарстан башкаласында ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча «Эх, чыршысы» дигән акция башлана. Шәһәр халкы Яңа ел чыршысын 31 гыйнварга кадәр кабул итү пунктларына тапшыра ала.










