Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән, республика экология һәм табигый ресурслар министры итеп, Азат Илдус улы Җиһаншин билгеләнде.
Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Татарстан башкаласында ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча «Эх, чыршысы» дигән акция башлана. Шәһәр халкы Яңа ел чыршысын 31 гыйнварга кадәр кабул итү пунктларына тапшыра ала.
Көндезге чыгарылыш
Республика прокуратурасы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә югары профессиональлек күрсәтәләр, закон һәм гаделлек өстенлеген тәэмин итәләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган тантанада белдерде. Чарада Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ Директорлар советы рәисе Әсхәт Сәфәров республика медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
2026 елда Түбән Кама шәһәре оешуга 60 ел тула. Бу датага багышланган чараларда шәһәрнең беренче төзүчеләренә, ветераннарына һәм Түбән Каманың тарихи хәтерен саклауга аерым игътибар биреләчәк.
Кичке чыгарылышлар
Бүген — Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
2026 елның гыйнварында Әлмәттә социаль әһәмиятле «Герой әтисе» проекты гамәлгә ашырыла.
Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм имин дистанция сакларга чакыралар.