Иртәнге чыгарылыш
Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы буенча 2019 елдан башлап 1 мең 100дән артык проект гамәлгә ашырылды. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде.
Казанның «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгыда узышу буенча Россия Кубогының VI этабы башланды. Ярышларны ачу тантанасында кунакларга һәм катнашучыларга Россия чаңгы узышы федерациясе президенты Елена Вяльбе мөрәҗәгать итте.
Мәскәүдә яшәүче композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинга 95 яшь тулды. Аның гомер бәйрәмен Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә билгеләп үттеләр.
Көндезге чыгарылыш
2026 елда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә иң мөһиме IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итү булачак. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең яңа елдагы беренче утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
2025 елда Татарстанда гаиләләргә ярдәмгә 38 млрд сумнан артык акча бирелгән. Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы яшь, керемнәре түбән булган яшь һәм күп балалы гаиләләргә аерым игьтибар иткән.
Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә.










