Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Роман Курынин һәм ведомство министры киңәшчесе Даниил Мартынов белән очрашты.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәровка республика җитәкчесенең Татарстан Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкару йөкләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы Указга кул куйды.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рсепублика хөкүмәте йортында “Туризм .РФ” корпорациясе генераль директоры Сергей Красноперов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда Лаеш районы территориясендә «Казан марина» курортын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университетының Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген, 23 гыйнварда, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында «Такташның беренче китабы» дигән күргәзмә ачыла. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшләячәк. Ул татар әдәбияты классигы Һади Такташның 125 еллыгына багышлана.










