Иртәнге чыгарылыш
Казанда ИТ-паркта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россиянең Мактаулы төзүчесе исеме бирелде. Аңа әлеге бүләкне Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика Төзелеш Министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырды.
Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан җитәкчелегенә һәм төзүчеләренә шефлыкка алынган төбәкләрне торгызудагы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Махсус программа нигезендә республика Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә социаль, инфраструктура объектларын торгызуда булыша.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында «Ростелеком» АҖ президенты Михаил Осеевский белән очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанда волонтерлык үсешенә керткән өлеш өчен «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе булдырылды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы Указга кул куйды.
Белоруссия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен үзара тәэмин итү өчен биржа сәүдәләре механизмын активрак кулланырга ниятли. Татарстан вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге делегациянең Белоруссия универсаль товар биржасына сәфәре вакытында, ике арада килешү имзаланды.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. УтырыштаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең сак һәм конвой идарәсе җитәкчесе Сергей Елисеев катнашты.
2025 елда «Халык контроле» системасына 89 мең 200 мөрәҗәгать тапшырганнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Гаризаларның 76 проценты, ягьни 69 меңгә якынына тикшереп, чара күрелгән.
Белоруссия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен үзара тәэмин итү өчен биржа сәүдәләре механизмын активрак кулланырга ниятли. Татарстан вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге делегациянең Белоруссия универсаль товар биржасына сәфәре вакытында, ике арада килешү имзаланды.
Татарстан-бөтен Россиядән һәм башка илләрдән килгән туристларны җәлеп итәрлек кызыклы урын. Туристлык тармагы ел саен республика бюджетына 40 млрд сумга кадәр акча китерә. Бу хакта респуубликаның Туристлык буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Казанда 2026 елда рекордлы иртә срокларда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын үтәүгә керештеләр. Ремонт бригадалары инде алты йортта эшли башлаган, ә быел барлыгы 163 объектны яңарту күздә тотыла.