Иртәнге чыгарылыш
«Иң яхшысы — балаларга » һәм «Гаилә» илкүләм проектлары буенча республикада алты балалар бакчасы төзеләчәк.
Быел Татарстан энергосистемасында беренче җил электр станциясен төзи башлыйлар.
Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә.
Россия күләмендә үткәрелә торган XLIV Ачык «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашучыларны теркәү башланды.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда уза торган дөньядагы иң зур азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе чараларында булды. Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң зур азык-төлек сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерү күргәзмәсендә республика стендын карадылар.
27 гыйнвар Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашистлар камалышыннан азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Милли музее филиалы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында “900 көн дәвам иткән батырлык» дигән плакатлар һәм график эшләр күргәзмәсе ачыла.
Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп Джейсундхар әфәнде билгеләнде. Консуллык округы Татарстан, Адыгей, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Төньяк Осетия – Алания, Чечен, Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкар республикаларын үз эченә ала.










