Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда уза торган дөньядагы иң зур азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе чараларында булды. Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң зур азык-төлек сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерү күргәзмәсендә республика стендын карадылар.
27 гыйнвар Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашистлар камалышыннан азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Милли музее филиалы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында “900 көн дәвам иткән батырлык» дигән плакатлар һәм график эшләр күргәзмәсе ачыла.
Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп Джейсундхар әфәнде билгеләнде. Консуллык округы Татарстан, Адыгей, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Төньяк Осетия – Алания, Чечен, Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкар республикаларын үз эченә ала.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашистлар камалышыннан азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Милли музее филиалы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында “900 көн дәвам иткән батырлык» дигән плакатлар һәм график эшләр күргәзмәсе ачыла.
Татарстан Милли музее » Миллиард.»Татар” лекторие белән берлектә, атаклы татар сәясәтчесе Мулланур Вахитовның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган лекция оештыра. Чарада экспертлар Мулланур Вахитов биографиясендәге төп вакыйгалар турында фикер алышачаклар.
Татарстанда V-XI сыйныфларда белем алучы 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты буенча грант акчасын алачак. Грант физика, химия, биология фәннәрен актив һәм нәтиҗәле өйрәнүче укучыларга билгеләнгән.
Кичке чыгарылышлар.
Бүген – Ленинградны немец-фашист камалышыннан тулысынча азат итү көне. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Прокуратурасы хезмәткәрләренә күркәм эшләре, югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Республика Прокуратурасы коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышында белдерде.
2026 ел башыннан Татарстанда сөрем газы белән агуланып үлүчеләр саны сизелерлек арткан: сигез кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Торак йортларда газ җиһазларын куркынычсыз экплуатацияләү мәсьәләләре”нә багышланган брифингта әйтелде.
Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика Спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Хисап доклады белән спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул 2025 елгы спорт елына йомгак ясады, төбәкнең алга китешен бәяләде, кайбер тәкъдимнәрне әйтте.










