Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» студентлар премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Студентлар лигасына инде 30 ел. Республикада югары мәктәпне үстерү өчен күп эшләнә.
Бөгелмәдә күренекле татар мәгърифәтчесе Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
«Россия – Ислам дөньясы” 17 нче Халыкара икътисади форумында катнашырга теләүче волонтерлардан гаризалар кабул ителә башлады. Форумга 16 яшьтән өлкәнрәк теләүчеләр чакырыла.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Республика идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов ведомство бүлекләренә янгын сүндерү һәм коткару техникасы ачкычларын тапшырдылар. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар республика бюджеты хисабына 24 берәмлек яңа техника алды.
Республика Премер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Идарә җитәкчесе Ирек Кадамов хисап белән чыгыш ясады.











