Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Республика Премер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Идарә җитәкчесе Ирек Кадамов хисап белән чыгыш ясады.
Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына 8 мең 401 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта Казанда вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская әйтте.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Динамо » Бөтенроссия спорт җәмгыятенең Татарстандагы Федерациясе Советы рәисе Әсхәт Сәфәров республика халкына мөрәҗәгать итте.
Казанда “Созвездие-Йолдызлык” үзәге сәхнәсендә «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналының 105 еллыгына багышланган тантана һәм концерт узды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков басманың әһәмиятле ролен һәм югары статусын ассызыклады.
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең күп еллар дәвамында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаеваның тууына 80 ел тулуга багышланган зур концерт булды.. Концерт Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узды.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан котлаулар килә. Парламент җитәкчесен беренчеләрдән булып Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров котлады.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Динамо » Бөтенроссия спорт җәмгыятенең Татарстандагы Федерациясе Советы рәисе Әсхәт Сәфәров республика халкына мөрәҗәгать итте.
2026 елга төп бурыч – сәнәгать предприятиеләре белән эшләү. Бу хакта республиканың Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова еллык йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты. Алар кайбер инвестиция проектлары буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.УтырышныТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановүткәрде. Көн тәртибендәнефть, газ, химия тармагын киләчәктә үстерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 2026 елда 100 меңгә якын кеше яшәгән 420 йортның ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территорияләрнең гомуми мәйданы 550 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Бу мәгълүматларны шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров белдерде.











