Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты. Алар кайбер инвестиция проектлары буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.УтырышныТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановүткәрде. Көн тәртибендәнефть, газ, химия тармагын киләчәктә үстерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 2026 елда 100 меңгә якын кеше яшәгән 420 йортның ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территорияләрнең гомуми мәйданы 550 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Бу мәгълүматларны шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Тантана Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында узды.
Башкортстанда «Кече Ватан – Россиянең көче» III Бөтенроссия муниципаль форумының муниципаль үсеш юнәлешләренә багышланган төбәк көне узды. Анда “Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты.
2025 ел нәтиҗәләре буенча “Сибур” компаниясенең Татарстандагы предприятиеләре – «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаньорганиксинтез» рекордлы җитештерү күрсәткечләренә ирешкән.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан җылы котлаулар өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Президиумының киңәйтелгән утырышында милли- миграция сәясәте мәсьәләләре каралды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән чарада профильле министрлыклар, ведомстволар, башкарма, күзәтчелек, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Башкортстанда «Кече Ватан – Россиянең көче» III Бөтенроссия муниципаль форумының муниципаль үсеш юнәлешләренә багышланган төбәк көне узды. Анда “Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан –экспо” үзәгендә тимер юл һәм автомобиль транспорты белән берлектә, елга аша йөк ташуны үстерү перспективалары багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе барышында узды.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановһәм Горький тимер юлы — «Россия тимер юллары» АҖ филиалы җитәкчесе Сергей Дорофеевский Татарстан Хөкүмәте һәм «Россия тимер юллары» АҖ арасында 2026-2028 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
2025 елда Татарстанда яшәүче 1 милион 100 мең кешенең барлык пенсияләре вакытында һәм тулы күләмдә түләнгән. Пенсияләр ел саен инфляция дәрәҗәсен һәм пенсионерларның яшәү минимумы үсешен исәпкә алып индексацияләнә. Бу хакта Россия Социаль фондының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында әйтелде.











