Бу чыгарылышыбызда кешенең яшәү урынына бәйле хокуклары һәм бурычларына багышланган теманы дәвам иттерәбез. Кеше үзенең фатирына һәм йортына нинди хезмәт вәкилләрен һәм нинди очракларда кертергә тиеш соң? Бу сорауларга Вячеслав Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы директорының укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары, юридик фәннәр докторы, гражданнар процессуаль хокукы кафедрасы профессоры, ТР атказанган юристы Әнәс Габдерәүф улы Нуриев җавап бирә.










