Бу көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясендә зур вакыйга — багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» дигән исем астында Халыкара фәнни-практик конференция уза, ул татар фольклористикасы классигы Фатих Урманчеевның 90 еллыгына багышлана. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Һәм безнең бүген студиядә — институтның директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков.











