Безнең тапшыруыбыз бүген өр-яңа проектка багышлана. Иртәгә Казанда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә “Әдәбифест” башланып китә. Өч көнгә исәпләнгән чара нинди форматта узачак, программасы нидән гыйбарәт. Бу турыда безгә студиябез кунаклары сөйләр. Алар — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм «Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе, музыкант, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин.











