Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез инде ишеткәнсездер, сезнең күңелләр дә моңаеп калгандыр, — без яраткан җырлар авторы, композитор Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Рухи дөньябызны бизәп торырлык гаҗәеп гүзәл әсәрләрен безгә мирас итеп калдырып китте. Аның гомере әнә шул җырларда дәвам итәр.
Концертыбызны Азат Хөсәенов иҗат иткән җырлардан төзедек.











