Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа яңа вазыйфасында уңышлы эшчәнлек теләде. Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу икътисадый, сәяси, мәдәни элемтәләрне ныгытыр, хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итәр дип көтелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Мисырга машина төзелеше продукциясен озатуны арттыру белән кызыксына.
2025 ел йомгаклары буенча «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда 8 мең 400дән артык кеше һөнәри һәм өстәмә белем алган.
Укыту федераль бюджеттан финанслана.
Көндезге чыгарылыш
Әлмәт районының мактаулы гражданины, СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Әнәс Гыйматдинов үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Әнәс Кыям улын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Татарстан вице – премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Бөгелмә районы предприятиеләре Директорлар советы утырышында катнашты. Анда муниципалитет территориясендә яңа сәнәгать паркы төзүгә инвестицияләр кертү, компанияләрнең үсеш перспективалары, кадрлар хәзерләү турында фикер алыштылар.
Киләсе атнада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республика Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин Казанда гражданнарны шәхсм мөрәҗәгатьләре белән кабул итәчәкләр. Чара 10 февральдә Карл Маркс урамы, 61 йорт адресы буенча уза.
Кичке чыгарылышлар
Әлмәт районының мактаулы гражданины, СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Әнәс Гыйматдинов үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Әнәс Кыям улын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Татарстан вице – премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Бөгелмә районы предприятиеләре Директорлар советы утырышында катнашты. Анда муниципалитет территориясендә яңа сәнәгать паркы төзүгә инвестицияләр кертү, компанияләрнең үсеш перспективалары, кадрлар хәзерләү турында фикер алыштылар.
Киләсе атнада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республика Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин Казанда гражданнарны шәхсм мөрәҗәгатьләре белән кабул итәчәкләр. Чара 10 февральдә Карл Маркс урамы, 61 йорт адресы буенча
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты.
Дәүләт Советында яңарак эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды.
Татарстанда 2026 елда авыл хуҗалыгында 1,5 процент дәрәҗәсендә үсешкә ирешергә планлаштырыла.











