Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты.
Татарстанда быел 16 районның 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачу ниятләнә.
Россия фәне көнендә, 8 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә масштаблы «Белем марафоны» узачак.
Көндезге чыгарылыш
Ел саен Белоруссия-Татарстан товар әйләнеше 1ярым–2 млрд долларга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич хезмәттәшлек буенча эшлекле төркем утырышында белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Минзәлә районы Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
Республика Мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итте. Конкурс 5 апрельгә кадәр уздырыла.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановФән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләре лауреатларын, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләренә лаек булган галимнәрне бүләкләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда 2025 елдагы эшкә йомгаклар ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде. Башта Рөстәм Миңнеханов ведомство эшчәнлегенә һәм Татарстан ның дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты төзелүгә 35 ел тулуга багышланган күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Республика Мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итте. Конкурс 5 апрельгә кадәр уздырыла.
Татарстан кайбер медицина белгечлекләренә кытлык кичерә. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә министр Альмир Абашев әйтте.
Республиканың күп функцияле Үзәге учреждениесенең еллык коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды. Төп хисап белән күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады. Хәзер үзәк халыкка 300дән артык төрдәге хезмәтләр күрсәтә, киләчәктә аларның саны тагын да артачак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының яңа урынбасары итеп Марат Кәримов билгеләнде. Ул агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итүне, техник яктан яңадан коралландыру һәм хезмәтне саклау секторын җитәкләячәк.











