Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында берничә зур компаниянең Директорлар советы рәисе һәм стратегик партнеры Принц Наиф Ас Сауд белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре нигезендә Татарстан өчен Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам теләктәшлеге Спорт Ассоциациясе генераль секретаре Нассер Маджал белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр, район мәгариф бүлекләре, тарих, җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2026 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә, шулай ук махсус урта уку йортларында 16-28 февраль көннәрендә узачак.
Көндезге чыгарылыш
“Бердәм Россия” партиясе Казаннан Луганск Халык Республикасына 35 нче гуманитар колоннасын озатты. Гуманитар ярдәмне озату чарасында «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты.
Татарстанда дәүләт биргән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары узган елны 80 миллион сумга җиткән. Бу хакта Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев әйтте.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы «Студентлар стартабы» җиденче конкурсын игълан итте. Бу вакыт эчендә анда 30 меңгә якын кеше катнашкан, 7 меңнән артык студент үз проектларын тормышка ашырган.
Кичке чыгарылышлар
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 11-13 февраль көннәрендә «Казан Агро» күргәзмәсе узачак. Анда Россиянең 37 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Төркия һәм Казахстаннан 300гә якын компания катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов белдерде.
Татарстан Фәннәр Академиясендә «Танып белү чикләре: мәгариф, фән, прогресс»дигән темага фәнни лекторий уза. Ул Россия фәне көненә багышланган. Сспикерлар арасында – Россия Фәннәр академиясе академиклары һәм инновация фәнни тармаклары вәкилләре.
Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрә, язучы, драматург Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китапта Наҗар Нәҗми, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева кебек олпат шәхесләр, башка күренекле замандашлар турында язмалары кергән.
Казанда «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Студентлар стартабы”, “Корпоратив инновация” һәм “Интеллектуаль милек” номинацияләрендә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында республиканың узган елгы икътисадый күрсәткечләрен югары бәяләде, республикада булган сәнәгать мәйданчыкларына эш йөкләргә һәм аларны әлегә бер генә сәнәгать паркы да булмаган республика районнарында булдырырга тәкъдим итте.
Мөселман кардәшләребез 20 мартта Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә әйтелде. Ураза гаетен үткәрү тәртибе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.











