Иртәнге чыгарылыш
Республикаикътисадыквалификациялефәнниһәм инженер-техник хезмәткәрләргәмохтаҗ. БухактаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ай ти паркта Россия фәне көненә багышланган чаралар лекторлары белән очрашуда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов IT-паркта » Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләде. «Иң яхшы галим» номинациясендә төп призга физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең физика-техника институты фәнни җитәкчесе Кев Салихов лаек булды.
Режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы рсепублика кино театрларында прокатка чыкты. Ул Советлар Союзы Герое, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган. Фильм каһарман шагыйрьнең фаҗигале язмышын тасфирлый.
Көндезге чыгарылыш
“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Казан Агро — 2026»махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшли. Күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Ул шулай ук республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе эшендә катнаша.
Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2025 елда гомуми суммасы 10 млрд сумнан артыграк булган 2 мең 596 техника сатып алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Марат Кәримов «Казан Агро-2026» күргәзмәсендә узган утырышта белдерде.
15 февральдә каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Казанда тантаналы чаралар узачак. Бу көнне тантана 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен лизинг механизмнарын куллану, агросәнәгать комплексын техник һәм технологик заманчалаштыру юнәлешендә үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе автопаркы Татарстан торак пунктларында биологик калдыкларны җыю өчен 10 үзбушаткыч автомобиль белән тулыланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында ветеринарларга махсус техника ачкычларын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2026» күргәзмәсе белән танышты. Анда Татарстан, Россиянең 37 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларусь, Казахстаннан 300ләп компания вәкилләре катнаша.