Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе автопаркы Татарстан торак пунктларында биологик калдыкларны җыю өчен 10 үзбушаткыч автомобиль белән тулыланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында ветеринарларга махсус техника ачкычларын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2026» күргәзмәсе белән танышты. Анда Татарстан, Россиянең 37 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларусь, Казахстаннан 300ләп компания вәкилләре катнаша.
Татарстанда 2025 елда беренче тапкыр җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китте. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 7,3% ка күбрәк. Бу хакта Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык йомлаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумын хәзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев видео элемтә аша үткәрде. Форум 2026 елның 1-3 апрелендә Казанда була.
Бу минутларда Татарстан Фәннәр Академиясендә «Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә Муса Җәлил» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе дәвам итә. Конференцияне Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды. Анда республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнаша.
Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары өчен эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча кабул итү оештырылды. Анда Татарстанда Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк бүлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кибермошенниклыкка бәйле җинаятьләрнең судларга йөкләнеш булуын билгеләп үтте. Бу хакта ул судьяларның хисап-сайлау конференциясендә әйтте.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 19нчы февральгә билгеләнде. Бу хакта парламент Президиумы утырышында билгеле булды. Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә тәкьдим ителде.
Татарстанда 2028 елда елына 500 мең тонна ашлык эшкәртүче завод ачылырга тиеш. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтте.











