Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел! Шул уңайдан Сезгә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Моңлы бер җыр” спектакле язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Драматург һәм язучы Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы Сәкинә Хәкимова һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1985 елда язып алынган.












