Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бу атнада Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы узачак.
Бүген Татарстанда парламент дәресләре башлана.
Дәүләт хезмәтләре порталында башка гражданнар һәм оешмаларның бурычлары турында мәгълүмат алып була.
Татарстан башкаласында «Рубин» ФК базасында Футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче КамАЗ йөк автомобиленең конвейердан төшүенең 50 еллыгына һәм Чаллының 400 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Чаллының 400 еллыгына багышланган юбилей чаралары 22 августта узачак. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов шәһәр советының еллык йомгаклау сессиясендә белдерде.
Республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган Парламент дәресләре башланды. Ул быел Татарстанда игьлан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Татарстанда пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыруга 2 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Шуның 1 миллиард 474 миллион сумы федераль бюджеттан субсидия буларак, тагын 545 миллион 188 мең сумы Татарстан бюджетыннан биреләчәк.











