Бүгенге тапшыруыбыз изге Рамазан ае башлануга багышлана. Билгеле булганча, Рамазан-шәриф ае иртәгә, 18 февральдә, кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февраленә туры килә. Быел ул 29 көн тотыла. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Алдагы минутларда Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тоту турында әңгәмәләр ишетерсез.










