Моннан төп-төгәл ярты гасыр элек, 1976 елның 17 февралендә, Яр-Чаллы шәһәрендәге гигант автомобиль заводы конвейрыннан “КамАЗ” маркалы беренче йөк автомобиле төшә. Һәм шуның белән Чаллының, Татарстанның, Советлар Союзының тарихында яңа бер дәвер – Камазлы дәвер башланып китә.
Без, шушы олы бәйрәмне котлап, бүләк әзерләдек. Әдәби бүләк! Яңа әсәр премьерасы! Хәзер игътибарыгызга Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның “Камаз” дип исемләнгән поэмасы тәкъдим ителә. Шагыйрь аны әле шушы көннәрдә генә язып тәмамлады һәм әле беркайда да басылып чыкмаган, беркайда да яңгырамаган әсәрен иң беренче булып Татарстан радиосы тыңлаучылары хөкеменә тапшыра.











