Иртәнге чыгарылыш
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин белән Альберт Кәримов ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар эшләп чыгаруга махсуслашкан яңа «Совитал» заводын ачуда катнаштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Татарстан сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Экспозиция ике өлешкә бүленгән: машина төзелеше өлеше халык иҗаты йортының парковкасында урнашкан, ә бина эчендә республиканың башка сәнәгать предприятиеләре үз продукциясен һәм технологияләрен тәкъдим иткән.
2025 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 110% ка якын тәшкил итте. Бу хакта республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ведомство коллегиясендә белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында «Ел инновациясе – 2025» республика конкурсында «Технологик компания» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов тапшырды.
Бүген Ислам дөньясында олы вакыйга – Изге Рамазан Шәриф башлана. Кичен мөселман кардәшләребез Уразага керә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
Иртәгә, 19 февральдә Татарстан Милли музеенда атаклы шагыйре Фатыйх Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул шагыйрьне искә алу көненә багышлана.
Кичке чыгарылыш
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Минск өлкә башкарма комитеты арасында 2026-2027 елларга Чаралар планы имзаланды. Татарстан Рәисе бүген Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев җитәкчелегендәге Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин белән очрашты.
Бүген, 18 февральдә, кояш баегач Рамазан ае башлана. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.











